news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зоопаркка кем яный?
Казанның экзотик хайваннар һәм кош-кортлар йорты янәшәсендә урнашкан тузган торакларда янгын чыгу куркынычы зур
Скопировать ссылку
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Соңгы елларда Казанның Һади Такташ урамында урнашкан зоопаркына сәяхәт кылучы республика кунакларын күңелсез манзара каршы ала. Зоопарк янәшәсендә урнашкан тузган торакларда янгын чыгу куркынычы зур. Бу йортлар белән беркем дә кызыксынмаганлыктан һәм бу җирләрне чүп-чар урыны итеп күргәнлектән, әлеге җирләр чүплек базына әверелгән. Билгеле инде, җәйге вакытларда яшәр урыны булмаганнар өчен дә кунар җир буларак та хезмәт итә башлаган.
- Барысы да әлеге тузган тораклар урнашкан җирләр белән кызыксынучы юклыктан килә, - дип аңлатма бирә бу күренешләргә ТР Эчке эшләр министрлыгының тирә-як мөхитне саклау өлкәсендәге хокук бозуларга карата көрәш буенча Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Рамил Фасахов. Аның сүзләреннән аңлашылганча, җирләр дәүләтнеке булып санала, ә арендага алырга теләүче эшкуарлар горизонтта шәйләнми. Шуңа күрә дә хуҗасыз йортлар тирәсендә башланган башбаштыклар өчен җавапка тарттырырлык һәм бу урыннарны тәртипкә китерү буенча үзенә йөк алырлык зат юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2