Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Нефтьчеләр көнендә Zoloto һәм «Уматурман» төркемнәре чыгыш ясаячак
Әлмәттә 5 сентябрьдә Нефть, газ һәм ягулык сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бәйрәм чаралары шәһәрнең берничә мәйданчыгында узачак. Программага парад, концертлар, театр тамашалары, күргәзмәләр, интерактив зоналар һәм һөнәри осталык конкурсы кертелгән. «Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, «Каракүз» лейблы артистлары, Zoloto һәм «Уматурман» төркемнәре төп музыкаль кунаклар булачак.
Бәйрәм программасы Ленин исемендәге мәйданда башлана. Анда 9:00 -11:00 сәгатьләрдә театральләштерелгән тамаша һәм парад узачак.
12:00-22:00 сәгатьләрдә мәйданда Элвин Грей, Иркә, Марат Яруллин, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Татьяна Ефремова, Рафис Кәлимуллин, ZAKARIA фолк-төркеме, Лия Шамсина һәм Артур Маузер, Зәринә Асылкаева, шулай ук «Сандугач сайрар илем», «Талантлар фестивале» һәм «Афәрин. Әлмәт!» фестивальләре лауреатлары катнашында концерт була.
Гагарин урамында 11:00-18:00 сәгатьләрдә «Һәр адымда киләчәк» хәзерге заман сәнгате арт-биенналесы узачак. Бирегә килүчеләр өчен интерактив зоналар ачыла.
«Алмет» иҗтимагый үзәгендә 11:0020:00 сәгатьләрдә «Нефтьне художестволы үзләштерү» күргәзмәсе эшләячәк.
«Юбилейный» Спорт сарае каршындагы мәйданда 11:00-6:00 сәгатьләрдә «Татнефть» төркеменең әйдәп баручы һөнәрләре яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсы уза. Шунда ук интерактив зоналар эшли.
13:00-17:00 сәгатьләрдә бәйрәм чаралары «Каракүз» скверында узачак. Тамашачылар каршында Әлмәтнең «Легкие крылья» урам театры, Flying People джамперлар тамашасы, курчак театры, «Дөнья чигендә» клоунада театры, шулай ук Финтиплюшкин һәм Руслан Риманас клоуннары чыгыш ясаячак.
Программа «Алнас» стадионында зур концерт белән тәмамланыр дип көтелә. Ул 17:30 сәгатьтә башланып, 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Сәхнәдә «Каракүз» лейблы артистлары, Zoloto һәм «Уматурман» төркемнәре чыгыш ясаячак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз