Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова: Әни белән Кәрим Габидуллин бик якын дуслар иде
Бүген Казанның «Ризван» мәчетендә «Казан утлары» ансамбле җитәкчесе, Әлфия Авзалованың сәхнәдәш дусты, Татарстанның атказанган артисты Кәрим (Кәримулла) Габидуллинны соңгы юлга озаттылар. Хушлашырга Әлфия Авзалованың ике кызы да килгән иде.
ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү Фонды Президенты һәм кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова әнисе белән Кәрим Габидуллинны иҗат кына бәйләмәвен, ә аларның бик якын дуслар булуын да искә алды.
«Кәрим әни белән бергә бик озак еллар хезмәт итте. Әни, гастрольләрдән кайткач, бер көн өйдә тора да шул ук кич: «Кәрим-Сания (Сания Габидуллина – тормыш иптәше – «Татар-информ» иск.), сез өйдәме? Мин хәзер сезгә киләм», – дип шалтырата иде. Алар шул кадәр бер-берен хөрмәт итеп, кадерләп, дус булып яшәделәр. Кәримнең китүе – безнең гаилә өчен бик зур кайгы, чөнки гомер буе бергә булдык. Мин бәләкәй чактан ук Кәрим белән бергә үстем, ул минем кияүгә чыкканы да күрде - бөтен гомерем аның күз алдында үтте», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз