news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөлфия Авзалова: Һичшиксез, Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалованың мирасы — мәңгелек!

Зөлфия Авзалова: Һичшиксез, Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалованың мирасы — мәңгелек!
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда Татар дәүләт филармониясендә бөек җырчы Илһам Шакировның 90 еллыгы уңаеннан оештырылган концертта Әлфия Авзалова исемендәге фонд Президенты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова да фикере белән уртаклашты.

«Мин уйлавымча, бик матур чара. Хәзер бит инде үзегез беләсез, дөнья бик авыр. Шуңа күрә, мин бик шатмын шыгрым тулы зал килгән. Хөрмәт итеп, Казан мэры Илсур Метшин да хатыны белән килгән, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да монда. Һичшиксез, Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалованың мирасы җитәкчеләр, гади халык тарафыннан ихтирамга лаек булырга тиеш», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова шулай ук Илһам Шакиров хакында алдагы буыннар да белергә, легендар артистларыбыз эстафетасын дәвам итәргә тиешлеген дә билгеләде.

«Әйтәсем килә, хәзерге вакытта күпләр вакыт юклыгына зарлана. Әмма, халык бирегә килгән бит! Аллаһка шөкер, татар җыр-моң, эстрада сәнгатенең данлыклы плеядасы җырчылары онытылмый. Илһам абый турында алдагы буыннар да белергә, легендар артистларыбыз эстафетасын дәвам итәргә тиеш. Һәр яшь җырчының Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов, Зиннур Нурмөхәммәтов, Вафирә Гыйззәтуллина, Флюра Сөләйманова, Хәмдүнә Тимергалиева һәм Әлфия Авзалова кебек мәшһүрләребез турында белүе зарур», — дип ассызыклады ул.

Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова сәхнә әһелләре истәлегенә спектакльләр булдыруны уңышлы адым, дип атады. Мисал итеп, бу эштә режиссер Илгиз Зәйниевнең Әлфия Авзалова турында спектакль куелышын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100