Кызыбыз үсә, Аллаһка шөкер. Иң беренче чиста әйткән сүзе «бабай» булды.
Кызыбыз белән татарча аралашабыз. Әтисе кечкенә вакытыннан ук «Җидегән чишмә» җырын җырлады, хәзер Нәзирә кич саен, йоклар алдыннан шул җырны сорап җырлата. «Чи-чи», – ди ул аны. Үзе сорап алгач, безгә дә рәхәт. Кушылып җырлый, җөмлә ахырындагы сүзләрне безгә кушылып, сузып әйтеп бетерә, сөбханаллаһ!
Рус теленнән бөтенләй саклап бетереп булмас инде ул. Аны сакларга да кирәкми. Әмма, балаң сиңа башка телдә эндәшкәндә, син дә шул телдә җавап бирәсең икән, димәк, сиңа аның нинди телдә сөйләшүе барыбер булып чыга түгелме?
Гомумән, тәрбия иң беренче чиратта үзеңнән булырга тиеш дип саныйм, балалар безгә карап үсә.
Милли мәктәп, татар балалар бакчаларында булганым юк, шуңа күрә бу турыда бернинди дә фикер калдыра алмыйм. Шулай да, кайбер туганнарыбызның балалары рус теле өстенлек бирелгән мәктәпләрдә укыйлар, шуңа да карамастан, чатырдатып, үз туган телләрендә сөйләшәләр, де Зөлфирә.
Җырчыларның фикерләрен «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибулллина белеште.