news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре буенча төшерелечәк фильмга кастинг була

«Татаркино»да Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре буенча төшерелечәк фильмга кастинг узачак. Кастинг 29 майга билгеләнгән. Башлана: 13:00.

«Картинаның иҗат төркеме төп рольләргә яшь актерлар эзли. Зариф, Зыятдин, Кәшифә рольләренә яшь актерлар һәм актрисалар чакырыла», - дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге.

Фильм рус телендә була. Актерлар составы Мәскәү һәм Татарстаннан туплана. Шул сәбәпле оештыручылар кастингка килүчеләрнең ике телдә - рус һәм татар телләрендә сөйләшүе мөһимлеген искәртә.

Катнашырга теләүчеләрне Казан шәһәре, Петр Алексеев ур., 3 йорт адресы буенча көтәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot