news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөлфәт Хәким: Кирәкле сүзләрне вакытында әйтеп өлгерү кешеләрне җан газабыннан коткара

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында язучы, драматург, композитор, автор-башкаручы һәм җәмәгать эшлеклесе Зөлфәт Хәкимнең сольный концерты булды. Концертында Зөлфәт Хәким бөтен күңелен тамашачыларга ачып салды.

Зөлфәт Хәким: Кирәкле сүзләрне вакытында әйтеп өлгерү кешеләрне җан газабыннан коткара
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Тормышта нәрсәдән куркасың, шуның киресе була. Әбиемне үз яныма алып китә алмавым гомерлек үкенечем булып калды. Вакытында эшләнмәгән эшләр чарасызлыкка китерә.

Балачакта мин классташым Әхмәтне бик үрти идем. Тормышны аңлый төшкәч, еллар узгач, моңа бик үкендем, аңардан ничек гафу үтенергә белми йөрдем. Ул үзе миңа ачу сакламый иде, күрешкәндә, иң якын кешесен күргәндәй сөйләшә торган иде. Шулай бер вакыт мин бар көчемне җыеп, аңа шалтыраттым да, гафу сорадым. Ул аптырап калды, ә минем өстемнән авыр йөк төшкәндәй булды. Шул вакыттан соң бер атна үттеме икән, Әхмәт дөнья куйды.

Кирәкле сүзләрне вакытында әйтеп өлгерү кешеләрне җан газабыннан коткара икән», – ди ул.

Зөлфәт Хәким концерты турында тулырак «Интертат» сайтында Фирүзә Гыйниятова язмасында укый аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot