news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөлфәт Хәким «Без бергә» проекты турында: Игелеккә, миһербанлылыкка һәрвакыт урын табыла

Проектның максаты - Донецк һәм Луганск халык республикаларына теләктәшлек белдерү.

Зөлфәт Хәким «Без бергә» проекты турында: Игелеккә, миһербанлылыкка һәрвакыт урын табыла
Салават Камалетдинов

Кичә Татарстанның халык язучысы, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким Башкортстан һәм Татарстан сәнгать осталарының «Без бергә» хәйрия концертында чыгыш ясады. Җырчы әлеге проектка үз бәясен биреп, «игелеккә, миһербанлылыкка һәрвакыт урын табыла», - диде.

«Бу дөньяда вәхшилек тә күп. Шул ук вакытта бу дөнья искиткеч ямьле дә. Рәхимсезлекләр белән дә көн аралаш очрашып торабыз. Әмма игелеккә, миһербанлылыкка да һәрвакыт урын табыла, урын бар. Без бу кечкенә планетада яшәргә дучар ителгән, без шушы хәяттә яшәргә мәҗбүр. Шуңа күрә сынауларга да түзәрбез», - диде ул чыгыш ясар алдыннан.

Зөлфәт Хәким барлык кешегә дә хәерле киләчәк теләде. «Сынмыйбыз. юк кына, вак кына шатлыкларга куанып, яшәвебезне дәвам итәбез. Дөнья шулай бара инде ул. Бөтен нәрсә хәерле булсын – шуны телим», - диде җырчы.

  • Концерт Башкортстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәмендә узды. Марафон барышында җыелган акча Донецк һәм Луганск халык республикаларына ярдәмгә җибәрелә.
  • Башкортстан һәм Татарстан сәнгать осталарының «Без бергә» уртак хәйрия концерты 25 майда Уфада «Башкортстан» Дәүләт концерт залы сәхнәсендә булды. Проектның максаты - Донецк һәм Луганск халык республикаларына теләктәшлек белдерү.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100