news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөлфәт Хәким авторлыгында Туган батыр турында икенче китап дөнья күрде

Зөлфәт Хәким авторлыгында Туган батыр турында икенче китап дөнья күрде
Салават Камалетдинов

Татар милли герое Туган батыр турында икенче китап дөньяга чыкты. Проект авторлары Гарри Поттер кебек кызыклы һәм маҗаралы китаплар циклы әзерләргә планлаштыра.

«Әлеге идея милли геройга ихтыяҗ булудан килеп чыкты. Татар батырының нинди булганлыгын күп кеше күз алдына китерә алмый, чөнки ул образ югалган. Ир-кеше көчле һәм ышанычлы булырга тиеш – бу сыйфатлар Коръәндә дә тасвирланган. Безнең герой да ир кешедә булырга тиешле сыйфатларын чагылдыра», – диде Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин кунакларны сәламләп.

«Проектның символы булган сигез почмаклы йолдызга да күп мәгънәләр салынган», - дип санап үтте мөфти. Сигез санын сыйфатлау өчен оҗмахның сигез капкасын, ир кешедә булырга тиешле сигез гүзәл сыйфатны искә алды.

«Яхшы сыйфатлар балага кечкенәдән үк салынырга тиеш. Бу яхшы сыйфатлар Туган батыр турындагы китапларда алга таба да чагылачак. Гарри Поттерның җиде кисәге бармы әле? Безнең инде икәү булды. Куып тотарбыз, Аллаһ боерса», – дип дәвам итте Камил Сәмигуллин.

«Проектка инде 2 ел. Героебыз туды, үсә, проект үз тирәсенә талантлы кешеләрне җыя. Бер ел элек без яраткан язучыбыз Зөлфәт Хәким иҗат иткән беренче китапны тәкъдим иттек. Хәзер инде ул китап төрле телләргә тәрҗемә ителде», – диде проект җитәкчесе, эшмәкәр Радик Абдрахманов.

Китап гарәп, инглиз, төрек, казах, кытай телләренә тәрҗемә ителгән. Проект зур форумнарда презентацияләнгән, федераль матбугат чараларында хәбәр ителгән.

«Без балаларыбызның Туган батырга охшарга теләвен күрәбез. Бу зур сөенеч. Без Туган батырга салынган яхшы сыйфатларны легендалар аша балаларыбызга күчерергә телибез», - дип дәвам итте Радик Абдрахманов.

Ул өченче китап өчен идеяләр барлыгын әйтте. Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким өченче китапны яза башлаячак.

«Мондый проектлар булуы куандыра. Мин аңа сөенеп алындым. Идеясен биргән кешеләр күңелемә хуш килде. Язучы буларак, язу минем эшем инде ул. Сөенеп тотындым. Чөнки мондый геройлар безгә кирәк. Бу проектны алып баручыларга зур рәхмәт», – диде Зөлфәт Хәким.

Туган батыр турында анимацион сериал эшләнә башлаган. Балалар өчен фестивальләр уздырыла. Проект кысаларында спектакль дә эшләнгән. Ул балалар бакчаларында күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100