Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зөлфәт Хәбибуллин Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде

Яшел Үзән район советының дүртенче чакырылыш 28нче сессиясендә башкарма комитет җитәкчесе вазифасына Зөлфәт Хәбибуллин кандидатурасын хупладылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына ике кандидатура, шул исәптән Торак-коммуналь хуҗалык департаменты башлыгы Нияз Минһаҗев та тәкъдим ителгән иде. Депутатлар Зөлфәт Хәбибуллин кандидатурасын бертавыштан хуплады.
- Зөлфәт Хәбибуллин 2017-2018 елларда Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе вазифасын биләде.
- 2018 елда – җитәкче урынбасары, ә 2021 елда Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде. 2023 елдан ТР Рәисенең кадрлар резервына керә.
- Искәртеп узабыз, 2022 елның октябрендә Ильяс Ганиев әлеге вазифадан китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз