news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөлфәт Гәрәев авыр атлетика буенча Россия кубогында җиңде һәм рекорд куйды

Зөлфәт Гәрәев авыр атлетика буенча Россия кубогында җиңде һәм рекорд куйды
Фото: https://minsport.tatarstan.ru

Тулада ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында авыр атлетика буенча Россия кубогында Россиянең һәм Белоруссиянең иң көчле спортчылары катнаша. 73 кг авырлык категориясендә Татарстан авыр атлеты Зөлфәт Гәрәев чемпион булды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.

Спортчы 325 килограмм нәтиҗә күрсәтте һәм Россия рекордын куйды (154 кг).

«Мин бу нәтиҗәләргә күптән омтылам. Нигездә, бу килограммнарны узган ел ук күтәрергә әзер иде, әмма ниндидер психологик хаталар аркасында, тормышка ашырылмады. Шулай ук быел да, этәрүдә, әле тулысынча тормышка ашырылмаган. Ләкин бу елның башы гына. Минемчә, сикерүдә дә, этәрүдә дә өстәргә перспектива бар. 100 процент этәргеч! Киләсе ярышларда мин бу авырлыкларны этәрергә әзер булырмын», – ди Зөлфәт Гәрәев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100