news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөлфәт Фәхразыев: Татар музыкасы яңгырарга тиеш

Февраль аенда Муса Җәлил исемендәге республика премиясенең лауреатлары игълан ителгән иде. Бу премия зур казанышларга ирешкән яшьләргә һәм яшьләр өчен эшләгән авторларга тапшырыла. Быел ул беренче тапкыр пианистка бирелде. Казан дәүләт консерваториясенең 33 яшьлек мөгаллиме Зөлфәт Фәхразыев белән иҗади эшчәнлеге турында сөйләштек.

Зөлфәт Фәхразыев: Татар музыкасы яңгырарга тиеш
Фото: Зөлфәт Фәхразыевның шәхси архивыннан

«Тамашачы җырчыларны гына таный»

– Зөлфәт, нишләп сез Җәлил премиясенә дәгъва итәргә булдыгыз?

– Дөресен әйткәндә, аны бирерләр дип уйламаган да идем. Казан дәүләт консерваториясе әлеге премиягә үз кандидатларын тәкъдим итәчәген соң гына белдем. Кирәкле документларны тиз арада тупларга консерватория коллективы ярдәм итте, аларга рәхмәт әйтәсем килә.

Муса Җәлил премиясенең тарихын өйрәндем, ул республикада мәдәният үсешенә зур йогынты ясаган күренекле композитор, актер, язучы, шагыйрьләргә бирелгән. Алар белән бер рәткә басу минем өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык.

Фото: Зөлфәт Фәхразыевның шәхси архивыннан

– Сезгә кадәр Җәлил премиясен беркайчан да пианистлар алмаган. Ни өчен дип уйлыйсыз?

– Тамашачы арасында пианистлар бик популяр димәс идем. Гадәттә, вокалистлар, театр артистлары таныла. Классик музыка яратучылар, фортепиано музыкасы кичәсенә барганчы, опера спектакленә йөрүне хуп күрәдер. Фортепиано музыкасын тыңлау зур әзерлек таләп итә бит.

Чыннан да, моңа кадәр пианистлар арасында Җәлил премиясен алучы булмаган. Үткән берничә елда лауреатлар арасында композитор Эльмир Низамов, җырчылар Филүс Каһиров, Илүсә Хуҗина, композитор һәм музыкант Ильяс Камал (һ.б.) бар.

Казанның фортепиано мәктәбе талантларга бай. Укытучым, Татарстанның халык артисты, профессор Флора Хәсәнова, шулай ук Эльза Әхмәтова, Марат Сираҗетдинов, Рэм Урасин кебек музыкантлар бу премиягә генә түгел, Тукай премиясенә лаеклы шәхесләр. Быел Җәлил премиясен пианистка бирүләре Казанның фортепиано мәктәбенә югары профессионал музыкантлар нигез салуын аңлата.

«Мөгаллим студентлары белән бергә укый»

– Сез 7 яшьтән пианистлар конкурсларында призлы урыннар яулагансыз. Дуслар белән футбол уйныйсы урынга, көннәр буе музыка белән шөгыльләнү – үз теләгегез идеме?

– Мин Буа шәһәрендә тудым. Музыкаль гаиләдә үстем. Фортепиано белән ничек кызыксынып китүемне хәтерләмим дә. Музыка уен коралында уйнау аңлатып булмаслык шатлык хисләре уята иде. Ун яшьләрдә инде үзем аңлап-теләп музыка белән шөгыльләнә башладым. Казанда үткәрелгән музыкаль конкурста катнашкач, мине булачак укытучым Флора Ибраһимовна күреп алды. Без ул вакытта Чаллыда яши идек. Соңрак Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбенә кердем һәм интернатта яшәп укыдым. Аннары белем алуны консерваториядә дәвам иттем.

Фото: Зөлфәт Фәхразыевның шәхси архивыннан

Кечкенәдән музыка белән шөгыльләнүемә үкенмим. Футбол уйнарга, чаңгыда шуарга, елгада су коенырга да вакыт табыла иде, балачагым күңелле узды. Тиздән балабызга 7 яшь тула. Хәзер аның белән тимераякта, чаңгыда шуабыз, җәй көне су коенабыз, футбол уйныйбыз.

– Сез 27 яшьтә укыта башлагансыз. Мөгаллимлек эше нәрсә бирә?

– 2018 елда ассистентураны тәмамлап, Казан дәүләт консерваториясенең махсус фортепиано кафедрасында мөгаллим булып эшли башладым. Ул вакытта Кытайдан бик күп студентлар укырга килгән иде. Бу илдә белем бирү системасы Россиядәге кебек түгел, шуңа күрә аларга музыка грамотасы нигезләреннән башлап, берничә ел әзерлек курсларында укытырга туры килде. Ике-өч елдан миңа бюджетта белем алучы студентларны да ышанып тапшырдылар. Хәзер минем 13 студентым бар. Бишесе – Кытайдан, калганнары – россиялеләр. Искиткеч кызлар һәм егетләр, дип әйтер идем. Яратып укыйлар, концерт программаларында, бәйгеләрдә, мастер-классларда катнашырга атлыгып торалар.

Мөгаллим, бигрәк тә яшь кеше, үзенең студентлары белән бергә укый. Чөнки фортепиано репертуары колач җитмәслек зур, без, педагоглар, дөньядагы барлык музыкаль әсәрләрне дә белеп бетерә алмыйбыз. Мөгаллимлек эше күп вакытны алуга, концертларда чыгыш ясарга вакытым җитмәүгә дә карамастан, ул минем репертуарны яңа мәгънәләр белән баета.

Фото: Зөлфәт Фәхразыевның шәхси архивыннан

«Мин үз мәдәниятемне яратам»

– Вакыт җитми дисәгез дә, күптән түгел Казанда узган Федор Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале гала-концертында катнаштыгыз. Ә сезнең иҗатта татар музыкасы нинди урынны били?

– Кечкенә чагымнан өебездә татар көйләре яңгырап торды. Әти-әнием татар сәнгатенә хезмәт итте. Ә соңгы елларда иҗатымда татар музыкасы мөһим урынны били. Ел саен Казанда «Мирас» Татар музыкасы фестивале оештырыла. 2019 елда әлеге фестивальнең сәнгать җитәкчесе Вадим Дулат-Алиев чакыруы буенча композитор Рафаэль Билаловның фортепиано концертын уйнадым. 2021 елдан башлап, Г.Камал театрының Данияр Соколов җитәкчелегендәге оркестры белән чыгышлар ясыйм, композитор Рөстәм Яхинның фортепиано концертын башкардым. Мин катнаша торган музыкаль трионың репертуарында да татар композиторларының әсәрләре бар. 2023 елда без Флора Хәсәнова һәм консерватория доценты Татьяна Халтурина белән Татарстан композиторларының фортепиано музыкасына багышланган концерт проекты оештырдык. Мин бу музыканы бик яратып башкарам. Киләчәктә әлеге әсәрләрдән торган аерым концерт куясым килә…

Фото: Зөлфәт Фәхразыевның шәхси архивыннан

– Фортепиано өчен татар музыкасы бик күп түгел диләр...

– Моның белән килешмәс идем. Татарстанда Композиторлар берлеге 1939 елда оеша. 86 ел эчендә бик күп фортепиано музыкасы иҗат ителгән. Академик музыка өчен бу әле бик кыска вакыт. Әмма әгәр дә татар академик музыкасын бер программага тупласаң, ул ким дигәндә ун концертка җитәчәк. Биредә Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин әсәрләре хакында сүз бара. Алар Мәскәү консерваториясен тәмамлаган, иң яхшы композиторлык мәктәбен узган. Алмаз Монасыйпов, Шамил Шәрифуллин һәм тагын күп кенә авторларның күренекле әсәрләре бар. Хәзерге көндә Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина, Ильяс Камал (һ.б.) кебек яшь композиторлар аларның эшен дәвам итә, репертуар байый.

Татар музыкасы Европа үрнәкләреннән бер ягы белән дә ким түгел. Ул яңгырарга тиеш һәм мин безнең гүзәл фортепиано музыкасын популярлаштыру өчен көчемнән килгәнчә тырышачакмын.

Мин Германиянең Любек шәһәрендәге Югары музыка мәктәбе магистратурасында белем алдым. Анда укырга киткәндә консерваториянең фортепиано кафедрасы мөдире Әлфия Бурнашева: «Һичшиксез, әйләнеп кайт, Казанда гына эшләргә һәм балалар табып үстерергә кирәк», – дигән иде. Чит илдә укуны дәвам итү теләге һәм мөмкинлеге булса да, Татарстанга әйләнеп кайтырга карар кылдым. Туган җир, әти-әни үзенә тартты. Һәм моңа бер тамчы да үкенмим. Мин үз мәдәниятемне яратам.

  • Зөлфәт Тәлгать улы Фәхразыев – 1991 елның 4 августында туган. Казан дәүләт консерваториясен кызыл диплом белән тәмамлаган. Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты. 2018 елдан консерваториянең махсус фортепиано кафедрасында укыта, концертларда чыгыш ясый, Россия һәм чит илләрдәге уку йортларында ачык дәресләр, мастер-класслар үткәрә.

Айсылу Хафизова, tatar-inform.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100