news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөфәр Баһаутдинов: «Моабит дәфтәрләре» кешелек рухының какшамас символына әверелде

Зөфәр Баһаутдинов: «Моабит дәфтәрләре» кешелек рухының какшамас символына әверелде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Милли музеенда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган тантанада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Архив эше буенча комитеты рәисе урынбасары Зөфәр Баһаутдинов чыгыш ясады. Ул шагыйрьнең архивларда саклана торган мирасы һәм аның иҗатының әхлакый кыйммәте турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, шагыйрьнең тормышы – талант һәм батырлыкның бергә кушылып, үлемсез мирас тудыруының ачык мисалы. «Бүген күргәзмәдә документлар, шул исәптән Татарстан Республикасының архив фондыннан алынган документлар тәкъдим ителгән. Бу – хатларның төп нөсхәләре, автобиография, шулай ук Татарстан өлкә комитетының Муса Җәлилгә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исемен бирү турындагы карары», – дип билгеләп үтте ул.

Зөфәр Баһаутдинов «Моабит дәфтәрләре»нең тарихи әһәмиятенә аерым тукталды. «Фашист төрмәләрендә үлем белән күзгә-күз очрашканда язылган «Моабит дәфтәрләре» бары тик шигырьләр җыентыгы гына булып калмаган. Алар кешелек рухының какшамас символына, иреккә һәм Ватанга тугрылык гимнына әверелде. Сатлыкҗанлыкка бирешмәгән, кыйнаулар-газаплар алдында баш имәгән шагыйрь-сугышчы Муса Җәлил безне бүген дә илһамландыруын дәвам итә», – диде комитет рәисе урынбасары.

Чыгышта билгеләп үтелгәнчә, Җәлил иҗаты дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителгән. Аның исемен Республикада гына түгел, бөтен Россия буенча урамнар, театрлар, мәктәпләр һәм китапханәләр йөртә. «Бүген, аның 120 еллык юбилее көнендә, без аеруча зур горурлык белән әйтәбез: «Без хәтерлибез, без горурланабыз», – дип ассызыклады Зөфәр Баһаутдинов.

Министр урынбасары Муса Җәлил мирасының яңа буыннар өчен әхлакый ориентир булуын да искәртте. «Бу – әдәби байлык кына түгел, ә яңа буыннар өчен намуслылыкка, батырлыкка, үз халкыңа яратуга чакыручы әхлакый үрнәк тә. Бөек шагыйрь-герой турындагы истәлек йөрәкләребездә яшәвен дәвам итсен, ә аның шигырьләре туган телләрдә яңгырап, халыкларны берләштерсен, мәңгелек кыйммәтләр: мәхәббәт, тугрылык һәм намус турында искәртеп торсын», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot