Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зөһрә Сәхабиева: Матди хәлемне кайгыртыйм әле, дип җырлаучылардан мәңге җырчы чыкмаячак!
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров истәлегенә багышланган «Илһам чишмәсе» исемендәге V төбәкара җыр бәйгесенең I этабы узды. Жюри комиссиясендә булган Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхабиева бүгенге көн җырчылары турындагы фикерләре белән уртаклашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Менә бер көн, берничә ай җырлыйм әле, матди хәлемне кайгыртыйм әле, дип җырлаучылардан мәңге җырчы чыкмаячак! «Соңыннан бизнеска китәм» диючеләре дә бар. Аларның үсеше булмый. Милләтемә, мәдәниятемә файда китерим, дип җырларга кирәк.
Җырчылар «чыштык-пыштык» җырлар белән халкыбызны, мәдәни сулышыбызны оятка гына калдыра ала! Үзеңне танытуның юлы бер – чын сәнгать кешесе булу. Ә халкыңны «недоразумение», «патология» кебек җырлар җырлап, клиплар төшереп адәм мәсхәрәсенә калдыру бик җиңел. Бүгенге көндә яңгыраган җырлар – җыр әсәрләре түгел күбесе! Алар халыкка да, тарихка да зыян гына сала алалар бит.
Без Совет чорына да, әлеге заманга да эләктек. Хәзерге вакытта бит клиплар күбрәк интернетта популярлык яулый. Әмма аларның да югары дәрәҗәдә булулары зарур. Алар сәнгать әсәре булсын иде. Безгә аларның кирәге булмады, чөнки гел халык, тамашачылар арасында идек. Телевидениедә, радиода даими эшләдек. Бик күп эшләдек. Без тулы концертлар яздырдык, алар ТВ «Алтын фонд» архивына кереп калды. Саклансыннар гына! Күрсәтеп торалар», – ди ул.
«Илһам чишмәсе» исемендәге V төбәкара җыр бәйгесенең I этабыннан репортажны «Интертат» сайты өчен Юлай Низаев язды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз