news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөһрә Сәхәбиева «Кайтаваз. Хәйдәр Бигичев» концерты турында: Шундый бай концерт булды

Зөһрә Сәхәбиева «Кайтаваз. Хәйдәр Бигичев» концерты турында: Шундый бай концерт булды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Калеб» яңа буын җыены «Кайтаваз» концерт цикллары кысасында ТАССРның халык артисты Хәйдәр Бигичевка багышланган концерт оештырды. ТАССРның халык артисты, Хәйдәр Бигичевның тормыш иптәше Зөһрә Сәхәбиева концертта катнашучыларны һәм оештыру дәрәҗәсен бик югары бәяләде.

«Шундый бай концерт булды. Боларның барысын да ничек уйлап, шундый төгәл итеп әзерләп бетергәннәр дип таң калырлык. Хәйдәр — затлылык үрнәге, сәнгатебезнең югарылыгын саклау өчен, халкыбызның тирән фикерле булып, чын сәнгатьне яратырга өйрәнсен өчен гомерен багышлаган шәхес», – диде ул концерттан соң.

Бу - «Кайтаваз» проекты кысаларында тәкъдим ителгән өченче концерт. Узган ел старт алган әлеге циклның тәүге ике концерты Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова иҗатына багышланган иде. Чараның режиссеры – Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты, режиссёр Булат Гатауллин, ә сценарий авторы – шагыйрә, драматург Резеда Гобәева. Проектның төп кураторы – «Калеб» яңа буын җыены проектларының кураторы Лилия Гәрәева.

Концертны «Апуш» балалар театр студиясе башлап җибәрде. Алар тамашачыларны Хәйдәр Бигичевның бала чагы белән таныштырдылар. Аннан соң сәхнәгә Айдар Сөләйманов, Илгиз Мөхетдинов һәм Динар Шәрәфетдинов чыктылар, алар Хәйдәр Бигичев репертуарындагы «Без кабызган утлар» җырын башкардылар.

Шулай ук концертта Филүс Каһиров, Артур Исламов, Эльза Заяри, Илгиз Шәйхразиев, Илүсә Хуҗина, Азат һәм Алинә Кәримовлар, Алмас Хөсәенов, Сөмбел Кыямова, Рөстәм Хөсәенов һәм Элина Сафина да катнашты. Барлык җырлар да Ильяс Камал җитәкчелегендәге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры астына яңгырады.

«Хәйдәр Бигичев – уникаль һәм универсаль җырчы, чөнки ул опера сәнгатендә дә, классик җыр жанрында да иҗат иткән шәхес. Шуңа күрә аның репертуарындагы әсәрләрне башкару җиңел түгел. Ул үзенә очраклы, шырдый-бырдый җырлар башкарырга рөхсәт итмәгән, ә бары тик мәгънәле, үзенең тавышына һәм җисеменә туры килә торган җырлар гына башкарган. Аның җырлары безнең буын өчен дә, киләсе буын өчен дә үрнәк булып тора һәм милли алтын фондның бер өлешен тәшкил итә», – диде журналистларга Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты Артур Исламов.

Сәхнәдә Хәйдәр Бигичев репертуарыннан опера арияләре, халык һәм эстрада җырлары гына түгел, шулай ук «Калеб» яңа буын иҗатчыларының әсәрләре дә яңгырады. Мәсәлән, Илгиз Мөхетдинов Йолдыз Миңнуллина сүзләренә һәм Эльмир Низамов музыкасына язылган «Тагын бер генә тапкыр» җырын башкарды.

Концерт ике өлешкә бүленгән иде, һәр бүлектә 11 җыр башкарылды. Кичә барлык солистлар бергә башкарган Рөстәм Яхин музыкасына, Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган «Җырланмаган әле безнең җыр» җыры белән тәмамланды.

  • «Кайтаваз» концертлар циклы «Калеб» яңа буын җыены тарафыннан Казан мэриясе һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән оештырыла.
news_right_1
news_right_2
news_bot