news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөһрә Шәрифуллина: Һәр Яңа елдан яңалык көтәсең, хыяллар тормышка ашар шикелле

2025 елның санаулы сәгатьләре генә калып килә. Тиздән яңа 2026 елга аяк басачакбыз. Бүгенге көндә бөтен җирдә − бәйрәм рухы, бәйрәм ыгы-зыгысы. Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, Яңа ел ул - гаилә бәйрәме, дигән фикердә.

Зөһрә Шәрифуллина: Һәр Яңа елдан яңалык көтәсең, хыяллар тормышка ашар шикелле
Фото: «Татар-информ»

«50 елга якын сәхнәдә булу дәверендә, Яңа ел кичендә бер генә тапкыр эшләдем. Без бу бәйрәмне һәрвакыт балаларыбыз белән бергә үткәрдек. Шулай да бер тапкыр корпоративта чыгыш ясарга туры килде. Әле бу чара Татарстанда түгел, каядыр читтә иде. Таң алдыннан гына кайтып кердек тә йокларга яттык. Балалар Яңа елны бездән башка дәү әни, дәү әтиләре белән каршыладылар. Башка вакытта, балаларның күңелләрен төшермәс өчен, бары тик өйдә каршы ала торган идек. Чөнки артист кешенең ярты гомере болай да гастрольләрдә үтә. Мин үз-үземә шундый шарт куйдым: җәйге ялларда, каникул вакытларында һәм Яңа ел бәйрәмнәрендә эшләмәдем.

Яңа ел бәйрәмен бик яратам. Яшь барса да, нәрсәгәдер өметләнәсең, планнар корасың. Ниндидер яңалык көтәсең, хыяллар тормышка ашар шикелле. Икенче яктан аз гына моңсу, чөнки тагын бер елга картаясың. Минем өчен истәлекле ел якынлаша, Аллаһы боерса, миңа 70 яшь тулачак. Үзенә күрә бер матур дата бит инде.

Яңа елга табынны үзем әзерлим. Үрдәкне дә үзем куям. Хәзер бөтен продукция бар, Аллаһка шөкер, әзерләү процессы үзе бер рәхәт. Ә инде синең пешергән ризыгыңны яратып ашаулары − икенче рәхәт. Шуңа күрә заказ бирү, доставка кебек әйберләрне аңлап бетермим. Без − үзебез эшләп, үзебез пешереп өйрәнгән кешеләр. Мин ризыкны бөтен шартын китереп, күңел җылымны кушып әзерлим.

Шәһәребез бик матур бизәлгән, чын бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә. Оныклар белән күп урыннарда булдык. Хәзер балалар үсте инде, оныклар җитеп киләләр, Аллаһка шөкер. Матурлык эзләп каядыр чыгып китәсе түгел, Казан шикелле матур шәһәр Рәсәй күләмендә генә түгел, дөнья күләмендә дә юктыр. Без үз вакытында бик күп йөрдек, дөнья гиздек, чит илләрдә дә күп ял иттек. Ләкин берсе дә Казаныбызга тиңләшми. Мин кая барсам да, 1 атнадан Казанны сагына башлыйм. Иң кадерлесе, иң матуры, иң якыны − Казан. Татарстаныбыз, шәһәрләребез, авылларыбыз гөл кебек, барысы да «менә без − татарлар» дип елмаеп, көлеп тора. Минем шунда барыр идем, дигән фикер башыма да килми. Исән-сау булып, Татарстаным, Казанымда яшәү, туган якларыма кайтып килү − иң зур ял.

Барлык Татарстан халкын Яңа ел белән тәбрик итәм. Иң мөһиме − сәламәт булыйк, илләребездә, өйләребездә тынычлык булсын. Матур итеп, бергә-бергә яшәргә насыйп булсын барыбызга да. Яңа ел яңа бәхетләр, яңа шатлыклар, яңа уңышлар алып килсен», – ди ул.

Татар эстрадасы җырчылары арасында әлеге бәйрәмне ничек каршылаулары турында сораштыруны «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина уздырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot