news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөфәр Хәйретдинов: Чын автор җыры белән тамак туйдыра

«Җыр – товар ул. Ул товар кебек үк кулланылырга, җырланырга, акча китерергә тиеш», - диде композитор.

Зөфәр Хәйретдинов: Чын автор җыры белән тамак туйдыра
Салават Камалетдинов

Россия авторлар җәмгыятенең (РАО) Татарстандагы бүлекчәсе җитәкчесе, Татарстанның халык артисты, композитор Зөфәр Хәйретдинов җыры белән тамак туйдыра торган авторларны «чын автор» дип атады.

«Кайбер авторлар: «Минем җырны җырласыннар, миңа бернәрсә дә кирәк түгел», – ди. Алар бер җыр яза да, «минем җырны җырлыйлар» дип, сөенеп йөри. Аларга аның акчасы кирәкми. Ул чын автор түгел. Чын автор ул – җыры белән тамак туйдыра торган автор. Аның хезмәте шул», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның фикеренчә, җыр ул – авторның хезмәте. «Ул ничек тели, шулай җыр белән идарә итә ала. Сатарга, җырларга биреп торырга мөмкин. Җырны бушка язып, ул җыр акча китермәскә тиеш дигән сүз түгел. Җыр – товар ул. Ул товар кебек үк кулланылырга, җырланырга, акча китерергә тиеш», - диде Зөфәр Хәйретдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot