news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөфәр Мөхәммәтшин: Иң борчыганы, әлбәттә, милли байлык, милли образларыбыз белән сату итү

«Әкият» курчак театрыннан «Су анасы» спектакле өчен ярты миллион сум акча таләп итәләр. Әдәбият галиме Зөфәр Мөхәммәтшин әлеге күренешкә карата үз фикерен белдерде.

Зөфәр Мөхәммәтшин: Иң борчыганы, әлбәттә, милли байлык, милли образларыбыз белән сату итү

Иң борчыганы, әлбәттә, милли байлык, милли образларыбыз белән сату итү булды. Әхлакый яктан караганда шулай. Милли символ буларак кабул ителгән «Су анасы» спектаклен татар баласының аңына салырга теләгән курчак театрының ота алуына шикләнеп тә куйдым. Бик тә каршылыклы, бик кызганыч заманда һәм җәмгыятьтә яшибез шул.

Монда бары бер генә теләк: камил акылның өстен чыгуы. Милли символларны якларлык, сакларлык кануннарны киләчәктә закон чыгаручы органнарга йөкләргә генә кала. Монда, милли театрлар, милли зыяллыларның язмалары, басымнары белән генә, бәлкем, нәрсәгә булса да ирешергә мөмкиндер. Бу – минем тарафымнан бер мөрәҗәгать буларак кабул ителсен иде. Бәлкем, башкалар да кушылыр, иншаалаһ!, – ди ул.

«Әкият» курчак театрыннан акча таләп ителүгә карата фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100