news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Зоболотный” татарлар - кемнәр алар?
Төмән Статистика идарәсе белгечләре белдерүенчә, октябарь аенда үткәреләчәк җан исәбен алу документларында татарлар 140 төркемгә бүленеп бирелгән
Скопировать ссылку
(Төмән, 25 июнь, “Татар-информ” Бибинур Сабирова). Кичә генә татарларны берләштерүгә багышлап үткәрелгән түгәрәк өстәлдә якташларыбызны себер татары булып язылырга өндәргә, бу юнәлештә агитацияне көчәйтергә кирәк, дигән карар кабул ителде.
Үзара фикер алышу вакытында бу җыенны алып барган Ильяс Рафиковка шундый сорау бирдем:
- Болай да милли үсеш туктаган бүгенге заманда татарның таркалуы аны тагын да авыр га мөмкин бит, тупыйктан чыгу юлын таркалуда дип күреп ялгышмыйсызмы?
– Моны да эшләмәсәк, алга таба бер адым да ясый алмаячакбыз, - дип аңлатты ул бу хәрәкәтне хуплавын.
Себер татарлары булып билгеләнсәк, дәүләттән төп җирле, азсанлы халык буларак ташламалар алачакбыз, дигән ышаныч этәрә якташларыбызны аерым төркемнәргә бүленеп язылырга, аптыраган үрдәк кебек.
Өлкә Статистика идарәсенең бүлек җитәкчесе дә әлегә җан исәбен алу документларында барлык татарларны бергә җыеп күрсәткән графа барлыгын әйтә алмады, соңрак, ачыклаганнан соң җавап бирергә вәгъдә итте.
Шунысы гаҗәп: җан исәбен алу өчен Төмән өлкәсе татарлары да әллә ничә төркемгә бүленгән икән бит: “тюменские, тобольские, заболотные, зоболотные... татары.”
“Заболотные” аңлашыла инде – саз араларындагы авылларда яшәүчеләр (Төмән өлкәсендә шундый 20 авыл бар), ә менә “зоболотный”лары кемнәрдер – беркем дә белми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot