news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөбәрҗәт күлендә квест-уен форматында өмә узачак

17 сентябрьдә Юдино бистәсендәге Зөбәрҗәт күлендә өмә узачак. Анда катнашучылар «Чиста уеннар» квест-уен форматында әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертә алачак.

Һәр командада дүрт кеше булырга тиеш. Катнашучыларга чикләнгән вакыт эчендә күл ярын чистартырга һәм алга таба эшкәртү өчен калдыкларны сортларга аерырга туры киләчәк. Уенчылар пластик, пыяла һәм металлны сортлау өчен арттырылган баллар алачаклар, аеруча куркыныч калдыклар, мәсәлән, батарейкалар тапкан очракта аларга тагын да күбрәк баллар биреләчәк.

Экологик акция 11:30 сәгатьтә башлана. Катнашучыларга кирәкле инвентарь урында биреләчәк. Алар өчен трансфер да оештырыла. Катнашу өчен гаризалар 15 сентябрьгә кадәр сылтама буенча кабул ителә. Команда капитаннарына Telegram-каналга кушылырга кирәк, дип хәбәр иттеләр ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Квест-уен вакытында командаларга ведомство белгечләре һәм Рус география җәмгыятенең региональ бүлеге дайверлары ярдәм итәчәк. Өмәдән тыш, катнашучылар өчен концерт программасы һәм кыр кухнясы оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100