news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия башкаласында XXIII Мәскәү халыкара Коръән укучылар бәйгесе башланды

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән Мәскәү Җәмигъ мәчетендә елның мөһим рухи вакыйгаларыннан берсе — XXIII Мәскәү халыкара Коръән укучылар конкурсы башланды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Мөхәммәд Бин Зәйд (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) Гуманитар фәннәр университеты белән хезмәттәшлектә оештырылган чара 30 илдән Коръәнне иң оста укучыларны җыйды, алар «Тиләвә» номинациясендә (Изге Коръәнне кәгазьдән матур итеп уку) ярышачак.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов сәламләү сүзендә катнашучыларга һәм кунакларга Россия мөселманнарының рухи лидеры, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән җылы сәламләү сүзләрен җиткерде, Мәскәүнең инде ике дистә елдан артык бөтен дөньядан килгән иң яхшы Коръән укучыларны кабул итүен, бу көннәрдә рухи бердәмлек һәм туганлык башкаласына әверелүен билгеләп үтте.

Аның искәртүенчә, Мәскәү халыкара Коръән укучылар конкурсы Изге Китапны матур һәм төгәл итеп уку ярышы гына түгел, ә төрле илләрдәге мөселманнар арасында дуслык җепләрен ныгыту, тынычлык, татулык һәм үзара аңлашу идеалларын раслау өчен мөһим мәйданчыкка да әверелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot