news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр өчен өстәмә медицина полисы кертергә тәкъдим ителә

Элегрәк Россия вице-премьеры Ольга Голодец эшләми торган россиялеләр социаль инфраструктурадан кулланган өчен түләргә тиешлеге хакында закон проекты э

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче хезмәткә яраклы яшьтәге ташламалы категориягә керми торган салым түләми торган гражданнарга өстәмә медицина полисы сатып алырга тәкъдим итәргә мөмкин. Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе Валерий Рязанский журналистлар белән сөйләшүдә шундый фикер белдергән дип яза "ТАСС".

"Кемдер картина ясарга һәм сатарга, ә салым түләмәскә мөмкин. Бу Россия Федерациясе Конституциясе тарафыннан тыелмаган. Әмма аның өчен медицина ярдәме түбәндәгечә күрсәтеләчәк: дәүләт гарантияләре программасы буенча ашыгыч ярдәм күрсәтеләчәк, ә калганнар өчен ул өстәмә медицина полисы сатып алырга тиеш", - дигән ул.

Рязанский фикеренчә, социаль гаделсезлек килеп чыга. "Ни өчен укытучы, табиб, инженер һәм транспорт хезмәткәре хезмәт хакының бер өлешен балалары медицина хезмәтеннән файдалана һәм белем алсын өчен бирә, ә ирекле һөнәр ияләре никтер түләргә тиеш түгел? Бу гадел түгел", - дип белдерә ул.

Элегрәк Россия вице-премьеры Ольга Голодец эшләми торган россиялеләр социаль инфраструктурадан кулланган өчен түләргә тиешлеге хакында закон проекты эшләнелә дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot