news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзмәшгульләрнең каты калдыклар чыгарган өчен түләве эш урынына бәйле булачак

ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советында үзмәшгульләр өчен каты көнкүреш калдыкларын чыгару кагыйдәләре турында фикер алыштылар.

Үзмәшгульләрнең каты калдыклар чыгарган өчен түләве эш урынына бәйле булачак
Ксения Перепеченова

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Үзмәшгульләр каты коммуналь калдыкларны чыгарган өчен түләргә тиеш. Шул ук вакытта бу түләү гражданинның эш урынына бәйле булачак. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советында Татарстанда кече бизнесның төбәк операторлар белән эшчәнлеге турында фикер алышу барышында әйтелде.

«Кеше эшчәнлеген фатирда алып барса, ул чүп чыгарган өчен болай да түли. Торак булмаган бинада эшләүче эшмәкәр нормативларга туры китереп түләячәк. Үзмәшгуль кеше бизнес-үзәктә мәйданчык арендаласа, без, гадәттә, исәпне тулысынча бирәбез. Милекче шуны барлык арендаторларга бүлә», – диде «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе  генераль директоры Сергей Богатов.

Татарстанның көнчыгыш зонасында төбәк операторы – «Гринт» компаниясе. Ул шулай ук үзмәшгульләр мәсьәләләре турында фикер алышырга әзер.

«Хәзерге вакытта мөрәҗәгатьләр булмады. Әмма без әзер, кыенлыклар килеп чыгарга тиеш түгел. Без әлеге мәсьәләне һәр мөрәҗәгать итүче белән шәхси тәртиптә карыйбыз, һәрвакыт сөйләшү алып барабыз. Мондый гражданнарга үзмәшгульлекләрен раслаучы язу кирәк», – дип хәбәр итте «Гринт» компаниясе юристы Александр Малафеев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100