news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзмәшгульләргә өйдән чыгу өчен, цифрлы пропусклар системасына дүрт яңа максат өстәлде

Әлеге максатларны 2019 яки 2020 елларда һичьюгы бер тапкыр булса да профессиональ салым түләгән татарстанлылар файдалана алачак.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән цифрлы пропусклар системасына үзмәшгуль гражданнарга өйдән чыгарга рөхсәт бирә торган дүрт яңа максат өстәлде. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге максатлардан 2019 яки 2020 елларда һичьюгы бер тапкыр булса да профессиональ салым түләгән татарстанлылар файдалана алачак. Моның өчен https://covid19.tatarstan.ru/ сайтындагы шәхси кабинетта үзеңнең ИНН номерыңны күрсәтергә кирәк. Әлеге функциядән бары тик онлайн-режимында гына файдаланырга мөмкин.

Мисал өчен, үзмәшгуль гражданнар өйдән чыгу өчен максатлар сыйфатында курьер хезмәтен, җитештерү бинасына баруны, материаллар сатып алуны һәм такси хезмәте тәкъдим итүне күрсәтә алачак. Цифрлы пропуск 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.

Татарстанда цифрлы пропускларга бәйле мәсьәләләр буенча кайнар элемтә эшләвен дәвам итә. Телефоны: 8-800-250-90-33.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100