news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзмәшгульләргә 2019 елда керемгә түләнгән салымнарын кире кайтаралар

Узган ел махсус салым режимы илнең дүрт төбәгендә — Мәскәү, Татарстан, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә кертелгән.

Үзмәшгульләргә 2019 елда керемгә түләнгән салымнарын кире кайтаралар

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Үзмәшгуль гражданнарга 2019 елда керем өчен түләнгән салымны кире кайтарачаклар. Бу хакта Россия гражданнарына коронавирус ситуациясе буенча мөрәҗәгать иткәндә РФ Президенты Владимир Путин белдерде.

«Үзмәшгуль гражданнарга 2019 елда керем өчен түләнгән салымны тулы күләмдә кире кайтарырга тәкъдим итәм», — диде дәүләт башлыгы.

Путин искәртеп узганча, узган ел махсус салым режимы илнең дүрт төбәгендә — Мәскәү, Татарстан, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә кертелгән. Федерациянең бу субъектларында соры зонадан чыгу һәм 4 процент яки 6 процент күләмендә салым түләү мөмкинлеге белән 340 мең кеше файдаланган, дип билгеләп үтте РФ Президенты.

«Шулай ук бүгенге көндә 23 төбәктә үзмәшгульлекне теркәү алып барыла һәм мондый статусны рәсмиләштерүчеләр саны 650 меңнән артып китте», — дип өстәде Путин.

«Үзмәшгуль булган барлык гражданнарга минималь хезмәт хакы күләмендәге салым капиталын бирергә тәкъдим итәм. Аның хисабына алар, үз акчаларын читкә юнәлдермичә, үз керемнәрен саклап калып, быел салым түли алачак», — дип аңлатты Владимир Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100