news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзмәшгульләрдән салымны муниципаль бюджетларга күчерү вакытлыча туктатыла

«Минем салым» мобиль кушымтасының техник куәте бу акчаны күчерергә мөмкинлек бирми.

Үзмәшгульләрдән салымны муниципаль бюджетларга күчерү вакытлыча туктатыла
архив tatarstan.ru

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Үзмәшгульләрдән салымны муниципаль бюджетларга күчерү вакытлыча туктатыла. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының 45нче утырышында билгеле булды. Депутатлар ТР Бюджет кодексының 41 нче маддәсе абзацын гамәлдән чыгарып тору турында закон проектын кабул иттеләр.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин сынау проекты буларак Россиянең 4 субъектында «Һөнәри табышка салым» режимы кертелгәнен искәртте. Федераль закон тарафыннан салым акчасын РФ субъектлары бюджетына бүлү каралган. 2018 елның 19 декабренннән Татарстан закон проекты буенча, бу салым шәһәр, авыл җирлекләре бюджетларына тапшырыла.

Леонид Якунин 2019 елның 1 гыйнварыннан «Минем салым» мобиль кушымтасы кулланышка кертелгәнен билгеләп узды. Физик затлар аннан салым органнары белән элемтәдә файдалана (учетка кую, салым суммасын исәпләү, учеттан төшерү һәм башкалар). «Ләкин бу кушымтаның техник мөмкинлекләре һөнәри табышка салымны җирле бюджетларга күчерергә мөмкинлек бирми», - ди Якунин.

Татарстан бюджетында югалтулар булмасын һәм күчерелгән акча каядыр билгесез «эленеп» калмасын өчен, 2020 елның 1 гыйнварына кадәр ТР Бюджет кодексының салым акчасын шәһәр, авыл җирлекләре бюджетларына юллау турында норманы туктатып тору тәкъдим ителде.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин муниципаль берәмлек бюджетларына зыян килмәсен өчен, бу суммаларның исәпкә алыначагына ышандырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100