Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзмәшгульләр тугыз ай эчендә Татарстан бюджетын 404 миллион сумга тулыландырган
2019 елда Татарстан эксперимент рәвешендә үзмәшгульләр проектына кушылды, дип искәртте Леонид Якунин.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Быелның тугыз аенда Татарстан бюджеты үзмәшгульләрдән җыелган салым хисабына 400 миллион сумга тулыланган. ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин «12нче кат» проекты кысаларындагы интервьюда «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Бездә 168 меңгә якын үзмәшгуль исәпләнә. Быелның тугыз аенда бюджет 404 миллион сумга тулыланды – бу җитди күрсәткеч», - диде парламентарий.
Якунин 2019 елда Татарстанның эксперимент рәвешендә үзмәшгульләр проектына кушылуын искәртте.
«Хәзер ул бөтен Россия күләмендә гамәлгә ашырыла, башка төбәкләр дә безнең тәҗрибә белән кызыксына. Без ташламалы шартларда салым салуның нәтиҗәлелеген берничә тапкыр тикшердек. Һәм бүген эксперимент уңышлы булды дип әйтергә мөмкин», - диде ул.
Депутат билгеләп үткәнчә, үзмәшгульләр сизелерлек финанс ресурслары булмаган очракта да үз бизнесын ача ала. «Ул белемен һәм сәләтен эшкә җигеп башта кечкенә генә үз эшен ачарга, соңыннан аны киңрәк җәелдерергә мөмкин. Үзмәшгульләргә республика Хөкүмәте һәм федераль үзәк тарафыннан да тиешле ярдәм күрсәтелә», - дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз