news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзмәшгульләр маркировка аркасында ташламалы салым режимыннан коры калудан курка

«Безгә, үзмәшгульләргә, маркировкалы товарлар белән булса да эшләргә мөмкинлек бирсәгез иде», — дип мөрәҗәгать итте Рафаил Хәсәнов Рөстәм Миңнехановка.

 Үзмәшгульләр маркировка аркасында ташламалы салым режимыннан коры калудан курка
архив

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2019 елда товарларга Data Matrix цифрлы коды, ягъни мәҗбүри маркировка буенча таләпләр үз көченә керде. Үзмәшгульләр, мәҗбүри маркировка кертелү аркасында, ташламалы салым режимыннан коры калудан курка. Бу хакта «Пирамида»да ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында фикер алыштылар.

Бу код кайбер товарлар, шул исәптән, аяк киеме һәм кием-салым өчен дә, продукцияне җитештерүдән алып сатуга кадәр үткән юлын күзәтергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта һөнәри керемгә салым турында федераль закон маркировкалы товарлар җитештерүчеләргә кагылмый. Бу — эшмәкәрләр ташламалы салым режимыннан колак кагарга мөмкин дигән сүз.

Маркировка өчен җиһаз, онлайн-кассалар сатып алу, программа тәэминаты өчен минималь чыгымнар 150 мең сум тәшкил итә. Җитештерү күләмнәре зур булмаган үзмәшгульләр өчен бу артык зур сумма булуы әйтелде. Шул рәвешле, маркировка кертелсә, аяк киеме һәм кием-салым җитештерүче үзмәшгульләр я эшләрен туктатырга, я элеккечә, законнан тайпылып эшләргә мәҗбүр булачак.

Үзмәшгуль Рафаил Хәсәнов кулы белән күннән сумкалар, акча букчалары тегүен әйтте. «2019 елның августында үзмәшгуль булып теркәлгәч, продукцияне легаль сату мөмкинлеге туды. Ярты ел уңышлы булды, продукция кыска вакыт эчендә сатылып бара, мин хәтта заказ буенча тегеп барырга өлгермим, тик кабат элеккечә „соры“ зонага әйләнеп кайтмагаее дип куркам», — диде.

Эшмәкәрләр «мәҗбүри маркировка сугылырга тиешле товарлар җитештерүче үзмәшгульләр һөнәри табышка салым режимын куллана алмый» дигән пунктны сызуны сорый. «Безгә, үзмәшгульләргә, маркировкалы товарлар белән булса да эшләргә мөмкинлек бирсәгез иде», — дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте Рафаил Хәсәнов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка.

ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов әйтүенчә, проблеманы я мәҗбүри маркировкалы товарлар исемен, я законны үзгәртеп хәл итеп була. Россия Хөкүмәтендә үзмәшгульләрне товарга мәҗбүри маркировкадан азат итү мәсьәләсе каралганы әйтелде.

«РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бу исемлекне тәгаенләштерү, һөнәрчеләр, кәсепчеләр, үзмәшгульләр җитештергән товарларны исемлектән чыгару турында фәрман проектын эшләде. Ул хәзер ведомствоара килештерүдә. Шулай да, глобаль чишелеш — законны үзгәртү. Бүген закон үзмәшгульләргә маркировкалы товарлар җитештерү һәм сатуны тыя», — диде министр.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, вакытлыча карар да, законга үзгәрешләр әзерләргә дә кирәк. «Без үзебезнең парламент аша да РФ Дәүләт Думасына чыга алабыз», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100