news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзмәшгульләр банклардагы счетлары шәхси эшмәкәрләрнекенә тиң булуын тели

Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне хуплады.

Үзмәшгульләр банклардагы счетлары шәхси эшмәкәрләрнекенә тиң булуын тели
tatarstan.ru

(Казан, 11 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Үзмәшгульләр банклардагы счетларын шәхси эшмәкәрләрнекенә тиңләштерү мәсьәләсен күтәрделәр. Бу мәсьәлә буенча фикер алышу ТР Президенты каршында Эшкуарлык советының XI киңәйтелгән утырышында булды.

Күп кенә үзмәшгуль эшмәкәрләр компанияләргә хезмәт күрсәтә – мәсәлән, фрилансер-программистлар, дизайнерлар һәм башкалар. Мондый үзмәшгульләр Росфинмониторинг игътибарына эләгә. Банклар үзмәшгульләр счетына кергән акчаны эшмәкәрлек эшеннән керем дип кабул итми, шуңа күрә клиентлардан күчерелгән акчалар шикле булып танылырга мөмкин.

Заказ бирүче компания дә моннан зыян күрә ала – банк шикле операцияләрне туктатып, оешма счетын ябарга хокуклы. "Цифровая безопасность" компаниясе директорв Айрат Галиев бу проблеманы хәл итү юлы итеп, үзмәшгульләрнең банклардагы счетларын шәхси эшмәкәрләр счетларына тиңләштерүне әйтте.

Ул Рөстәм Миңнехановның счетны тәңгәлләштерү идеясен хуплавын сорады. "Безнең тәкъдимне хуплап, Россия Банкына юллавыгызны сорыйбыз", - диде. Айрат Галиев сүзләренчә, шул рәвешле, юридик затлар үзмәшгульләргә акча түләгәндә чыккан куркыныч та кимеячәк.

Президент тәкъдимне хуплады. "Үзмәшгульләр махсус салым режимында эшләгәч, бу механизм мөмкин дип уйлыйм. Титовны да бу идеяне хуплавын сорыйм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, утырышта РФ Президент каршында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100