Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзмәшгуль татарстанлыларга «Биржа мәйданчыгы»ннан файдалану мөмкинлеге бирелде
Хәзерге вакытта «Биржа мәйданчыгы»нда 128 тәкъдимнән файдаланырга мөмкин, аларда үзмәшгульләр үз хезмәтләрен урнаштыра алачак.
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). ТР Дәүләт заказы агентлыгының «Биржа мәйданчыгы» системасында үзмәшгульләр өчен аерым ресурс барлыкка килде. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хәзерге вакытта «Биржа мәйданчыгы»нда 128 тәкъдимнән файдаланырга мөмкин. Аларда үзмәшгульләр үз хезмәтләрен урнаштыра алачак», - диелә хәбәрдә.
«Хәзер үзмәшгульләр заказларны бердәм биржа мәйданчыгы аша кабул итә алачак, шуның ярдәмендә аларга коммерция тәкъдимнәре җибәрүгә вакыт сарыф итәргә һәм «салкын шалтыратулар» белән шөгыльләнергә туры килмәячәк. Бу исә эшкуарлык эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итәчәк», - дип шәрехләде әлеге яңалыкны «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директоры Яков Геллер.
Ресурс яңа заказлар эзләү эшен гадиләштерү максатыннан булдырылган. Аның аша онлайн теркәлергә, тәкъдимнәр исемлеге белән танышырга, товарлар, эшләр һәм хезмәтләрне өстәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз