news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзмәшгуль кондитерлар өчен таләпләр федераль дәрәҗәдә законлаштырылачак

Мәскәүдәге Столыпин форумында өйдә кондитер эшләнмәләре әзерләү кагыйдәләре хакында фикер алышачаклар.

Үзмәшгуль кондитерлар өчен таләпләр федераль дәрәҗәдә законлаштырылачак
архив/Михаил Захаров, Султан Исхаков

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы катнашында булдырылган үзмәшгуль кондитерлар өчен таләпләрне федераль дәрәҗәдә законлаштырырга ниятлиләр. Республика бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Әлеге тема хакында Россия Дәүләт Думасы депутатлары катнашында фикер алышулар үткәрелә инде, дип искәртте ул. 22-23 май көннәрендә Мәскәүдә узачак икенче Столыпин форумында да үзмәшгуль кондитерлар өчен таләпләр турында сүз барачак.

Апрель башында Татарстанның үзмәшгуль кондитерларына таләпләр җыелмасы тәкъдим иттеләр. Кагыйдәләрне Эшкуарлык советы экспертлары кондитерлар һәм Роспотребнадзор белгечләре белән берлектә төзеде. Мисал өчен, үз өйләрендә кондитер эшләнмәләре әзерләүче үзмәшгульләрнең медицина кенәгәләре булырга, фатирларында йорт хайваннары асрамаска тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100