news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзмәшгуль кешеләр һөнәри эшчәнлеккә салым законын бозган өчен штрафка тартылмаячак

Һөнәри эшчәнлеккә салым турындагы закон 2019 елның 1 гыйнварыннан дүрт төбәктә, шул исәптән Татарстанда гамәлгә керә.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). 2019 елда легальләштерелгән үзмәшгуль кешеләр һөнәри эшчәнлеккә салым турындагы законны бозган өчен штрафка тартылмаячак. Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Кешеләргә үз бизнесларын легальләштерүдә махсус тикшерүләр яки штрафлардан башка, цивилизацияле юл белән ярдәм итәргә кирәк. Һөнәри эшчәнлеккә салым турындагы закон нәкъ менә шул максатны күздә тота да инде», - диде ул.

Сафиуллин искәртеп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль салым хезмәтенең экспериментның беренче елында үзмәшгуль кешеләрне штрафка тартмау турындагы тәкъдимен хуплаган. Нәтиҗәдә, 2019 ел дәвамында аларга карата штраф санкцияләре кулланылмаячак.

Һөнәри эшчәнлеккә салым турындагы закон 2019 елның 1 гыйнварыннан дүрт төбәктә, шул исәптән Татарстанда гамәлгә керә. Эксперимент 10 ел дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot