Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Златоустта янычарлар мирасы тергезелә
Златоустта янычарлар мирасы тергезелә
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Златоустның «Лик» кулланма сәнгать һөнәрханәсендә ятаган (кәкре кылыч) дигән яңа гүзәл сәнгать эше барлыкка килде. Бу Россия Федерациясенең атказанган рәссаы Григорий Иванович Манушның авторлык хезмәте.
Төрки хәрби кораллар темасы Григорий Ивановичның иҗатында төп урын алып тора. Шәрык коралларын бизәкләү буенча аның тарафыннан тулы коллекция тупланган. Ә соңгысы - ятаган. Бу бик сирәк коллекциянең дәвамы булып тора. Ятаганның кылычы гадәти төзелештә икеләтә бөгелгән. Ул югары сыйфатлы корычтан эшләнгән. Гарәпләрнең бормалы язуына туры китереп, алтын хәрефләр белән «Златоуст. 2007 ел» дип язылган. Кылычны үсемлекләрдән торган бизәкләр матурлый. Кылычның сабы каен агачыннан эшләнгән. Ул металл белән әйләндереп алынган.
Көмештән коелган кылычның кыны буеннан буена вак цирконийлар, нефритлар белән бизәлгән. Ятаганның металл өлеше Златоуст осталары тарафыннан геометрик бизәкләр белән бизәлгән, дип яза «Челябинский рабочий» газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз