Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Златоустта Халыклар дуслыгы йорты ачылды
Дуслык йортында төрле иҗтимагый берләшмәләр урнашкан.
(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). 11 июньдә Златоустта Халыклар дуслыгы йортын ачу тантанасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дуслык йортында рус, славян, татар конгрессы, башкорт корылтае, украин, әрмән, Frends иҗтимагый берләшмәләре урнашкан. Һәр үзәк бәйрәм кунакларын туган телләрендә сәламләде.
Һәр милли берләшмә белән таныштыру экскурсиясе булды. Анда халыкларның тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз