news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзизоляциядә кулланылмый калган билет буенча Камал театрына киләсе сезонда кереп була

Театрының кассалары эшли башлады.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Камал театрына алынган һәм үзизоляция вакытында кулланылмаган билетлар киләсе 115 сезонда үз көчендә калачак. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Билетларны театр кассасында алыштырырга мөмкин булачак. Бу кагыйдә кассадан алынган билетларга гына кагыла. Электрон билетларны кайтару буенча эш дәвам итә: онлайн-билет алган тамашачылар info@bileton.ru адресына билетны кире кайтару буенча хат юлларга тиеш. Билет операторларыннан (Kassir.ru, Тикетлэнд һ.б) алынган билетлар үзләренә кайтарыла.

«Театр кассасы эшли башлады. Кассада саклык чараларын төгәл үтәвегезне сорыйбыз: дистанция сакларга, маска һәм перчаткалар кияргә. Әйтелгән кагыйдәләр сакланмаган очракта, кассир хезмәт күрсәтүдән баш тартырга мәҗбүр булачак», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100