news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзизоляция вакытында Татарстан китап нәшрияты сайтына керүчеләр саны өч тапкыр арткан

«Иң күп караулар бушлай тыңлау һәм йөкләп алу мөмкинлеге булган аудиокитапларга, интерактив уку-укыту басмаларына туры килә», — ди Венера Шәмсетдинова.

Үзизоляция вакытында Татарстан китап нәшрияты сайтына керүчеләр саны өч тапкыр арткан
Венера Шәмсетдинова

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Үзизоляция игълан ителгәннән соң Татарстан китап нәшрияты сайтына керүчеләр саны өч тапкыр арткан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррир урынбасары Венера Шәмсетдинова әйтте.

«Үзизоляция игълан ителгәннән алып бүгенге көнгәчә Татарстан китап нәшрияты сайтына керүчеләр саны өч тапкыр артты. Бушлай тыңлау һәм йөкләп алу мөмкинлеге булган аудиокитапларга, интерактив уку-укыту басмаларына иң күп караулар туры килә. Иң күп сатылганнары — матур әдәбият әсәрләре», — ди Венера Шәмсетдинова.

Баш мөхәррир урынбасары сайтның «Китапханә» бүлегендә бушлай китап уку, ә «Аудиокитаплар» бүлегендә төрле жанрдагы әдәби әсәрләр тыңлау мөмкинлеге булуны искәртте. «Өйдән чыкмый гына китапларга заказ бирергә дә мөмкин. Китапларны электрон вариантта да, басма вариантта да алып укырга була», — ди Венера Шәмсетдинова. 

«Аудиокитаплар яздыру проекты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылды. Әдәби әсәрләрне танылган театр артистлары, радио һәм телевидение дикторлары укыды. Нәшрият сайтында татар халык әкиятләрен, шигырьләрне һәм күләмле чәчмә әсәрләрне бушлай тыңларга һәм йөкләп алырга мөмкин», — дип өстәде Венера Шәмсетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100