Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Актаныш хәрәкәте» волонтерлык берләшмәсе 91 маскировка челтәре өчен материаллар тапшырды
Актаныш районында «Актаныш хәрәкәте» волонтерлык берләшмәсенең эше дәвам итә, аның әгъзалары якташларына – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтә. Алар Чаллыда Хокук тәртибе берлеге гаскәрләре волонтерлары белән хезмәттәшлек итә, бу тәэмин итү һәм логистика мәсьәләләрен оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Чираттагы зур партияне әлеге берлекнең җитәкчесе Ренат Мирзаянов ярдәмендә алдылар. Оешма маскировка челтәрләре үрү өчен 300 мең сумлык материаллар (барлыгы 91 рулон) тапшырды. Шуларның 28ен – Тукай һәм Азнакай районнарына җибәрделәр, тагын 63 рулонны Актаныш районы авылларына тараттылар.

Хәзерге вакытта маскировка челтәрләрен Актаныш балалар иҗаты үзәгендә, шулай ук Күҗәкә һәм Пучы авыллары мәктәпләрендә үрәләр. Мари Суыксуы авылы халкы актив эш алып бара. Хәрәкәт волонтеры Илина Арсланова сүзләренчә, биредә «За сыновей» төркеме даими нигездә эшли. Махсус операция зонасындагы хәрбиләрнең күбесе -шушы авылдан. Авыл халкы челтәр үреп кенә калмый, окоп шәмнәре дә ясый.
Ярдәмгә Әтәс авылы халкы да кушылды. Февральдә алар коры ашлар өчен токмач әзерләде. Продукцияне волонтерлар оператив рәвештә Минзәлә шәһәрендәге коры ашлар цехына китергән.
Яңа Әлем, Күҗәкә, Югары Яхшый, Табанлы Күл, Чалманарат, Такталачык, Бурсык, Мәсәде һәм Пучы авылларында яшәүчеләр дә гуманитар йөкләр формалаштыруда актив катнаша.

Хәрбиләргә адреслы ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелә.
Узган атнада гына да район халкы 25 маскировка челтәре үргән. Аларга күчтәнәчләр дә өстәп, Чаллыдагы «Уңыш навигаторы» волонтерлык үзәгенә җибәргәннәр.
Волонтерлар битараф булмаган кешеләргә уртак эшкә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
«Без катлаулы чорның җәмгыятебезне ничек берләштерүен күрәбез. Татарстанлылар йөрәк кушуы буенча безнең хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә, фронт һәм шефлыкка алынган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежное өчен гуманитар ярдәм җыя. Барыгызга да бу мөһим эш өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде ул.
Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.
Фотоларны «Актаныш хәрәкәте» волонтерлар берләшмәсе тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз