news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче ир-атка юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен берьюлы биш беркетмә төзегәннәр

Казанда яшәүче ир-атка юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен берьюлы биш административ беркетмә төзегәннәр.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, билгесез ир-ат 14 март иртәсендә 1 Май мәйданында машинада велосипед юлы буйлап узган. Алга таба тикшерү вакытында машина йөртүченең 23 февральдә тагын бер тапкыр кагыйдә бозуы ачыкланган. Шуннан соң аның шәхесен бик тиз ачыклаганнар – ул Казанда яшәүче 44 яшьлек ир-ат булып чыккан. Барлык кагыйдә бозу очракларын исәпкә алып, аңа берьюлы 5 беркетмә төзелгән.

Ир-ат гаебен тулысынча таныды.

news_right_1
news_right_2
news_bot