news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай кешесе мессенджер аша машина йөртү таныклыгы сатып алган өчен хөкем ителәчәк

Чистайда яшәүче 25 яшьлек егетне ялган машина йөртү таныклыгы сатып алган өчен хөкем итәчәкләр. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Егетне Toyota автомобилендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тоткарлый. Ул аларга машина йөртү таныклыгын өендә онытып калдыруы турында әйтә. Полиция хезмәткәрләре документларны алу өчен аның өенә барырга тәкъдим итә. Әмма күрсәтелгән таныклык инспекторларда шик уята.

Экспертиза документның төсле принтер кулланып әзерләнүен һәм тиешле стандартларга туры килмәвен раслый.

Егет мессенджер аша әле 2022 елда ук 95 мең сумга ялга машина йөртү таныклыгы сатып алуын таныган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, егеткә дүрт елга кадәр колония яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot