Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкына авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгән өчен өстәмә түләү турында искәрттеләр
Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел хезмәт куйган эшләмәүче пенсионерларга Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге айлык өстәмә компенсация түли. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Өстәмә түләү иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләүнең 25 процентын тәшкил итә һәм авылдан шәһәргә күченгәннән соң да саклана. 2026 елда аның күләме аена 2396 сум тәшкил итә. Ул, законда билгеләнгән шартлар үтәлгәндә, картлык яки беренче һәм икенче төркем инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучылар өчен каралган», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Өченче төркем инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучыларга карата өстәмә акча 1198 сум күләмендә билгеләнә. Компенсациягә авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре генә түгел, ә һөнәрләре һәм вазифалары расланган исемлеккә кертелгән очракта, аграр производствода эшләүче белгечләр дә хокуклы.
Кирәкле стажны исәпләгәндә кешенең эшләмәгән аерым чорлары да исәпкә алына. Мәсәлән, аңа вакытлыча эшкә яраксызлык, еллык түләүле яллар һәм яшь ярымга кадәрге балаларны карау чорлары кертелергә мөмкин, әмма барлыгы алты елдан да артмаска тиеш.
«Өстәмә түләү билгеләгәндә хезмәт эшчәнлегенең һәр чоры дөрес исәпкә алынуы мөһим. Әгәр пенсия документларында кирәкле белешмәләр булмаса, безнең белгечләр стажны раслау өчен нинди документлар кирәк булачагын ачыкларга ярдәм итәчәк», – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
2022 елдан яшәү урынын үзгәртү элек билгеләнгән өстәмә акчаны түләми башлау өчен нигез булып тормый. Аны алу өчен пенсионер эшләмәүчеләр категориясендә калырга тиеш. Эшкә урнашкан очракта өстәмә түләү туктатыла, ә эштән киткәннән соң Социаль фондка килгән белешмәләр нигезендә автомат рәвештә яңартыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз