Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама халкына милеккә зыян килгән очракта кая шалтыратырга кирәклеген әйттеләр
Пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында милке зыян күргән Түбән Кама халкы өчен кайнар элемтә ачылды. Бу хакта шәһәрнең Башкарма комитеты хәбәр итә.
«Кайбер йортларда милек зыян күргән: тәрәзәләр ватылган яки тәрәзә рамнарында ярыклар барлыкка килгән. Әгәр дә мондый проблемалар белән очрашкансыз икән, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүне кичектермәгез. Белгечләр сезгә ярдәм итәчәк һәм алга таба ничек эш итәргә кирәклеген әйтәчәк», – дип искәрттеләр ведомствода.
Милеккә зыян килгән очракта ярдәм алу өчен 8 (8555) 35-10-72 яисә 8 (8555) 35-10-00 номерлары буенча гражданнарның дәгъваларын исәпкә алу хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Видеодомофоннар һәм видеокүзәтү камераларыннан язмаларны карарга кирәк булса, 8(8555)41-56-36 номерына шалтырату зарур.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, пилотсыз очкыч һөҗүменә бәйле рәвештә хокукларның үтәлешенә кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча прокуратураның кайнар элемтә телефоннарына шалтыратырга мөмкин: 8(8555)-470-303, 8(843) 291-18-81.
Моннан тыш, Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә 8 (8555) 32-22-01 номеры буенча шалтыратып, зыян күрүчеләр турында белергә була.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз