Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ярославль өлкәсендә яшәүче ир-атны тимер юлда теракт әзерләгәндә тотканнар
Ярославль өлкәсендә яшәүчене тимер юлда теракт әзерләү вакытында тоткарлаганнар, дип хәбәр итәләр РИА Новости агентлыгы Россия Федераль Иминлек хезмәтенең төбәк буенча идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән.
«Идарә хезмәткәрләренең оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә дошманның махсус хезмәтләре мәнфәгатьләрендә эшләгән Рыбинск шәһәрендә яшәүче ир-ат тоткарланды. Аның энергетика һәм транспорт инфраструктурасы объектларында законга каршы эшчәнлегенең берничә эпизоды документлаштырылды», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Ир-атны террорчылык оешмасы счетына акча күчергән өчен шантаж ярдәмендә яллаганнар. Ул озак вакыт дәвамында хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү урынына кураторларның биремнәрен үтәгән. Ир-атны кулдан ясалган шартлаткыч җайланма куярга тырышкан вакытта тоткарлаганнар.
Җинаять эше кузгатылган. Ир-ат сак астына алынган. Аны 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз