Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан кешесен 7,5 миллион сумлык ком урлаган өчен хөкем итәчәкләр
Татарстанда яшәүче ир-атка карата 7,5 миллион сумлык ком урлаган өчен хөкем карары чыгарылды.
ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, Түбән Камада яшәүче 44 яшьлек ир-ат төзелеш-транспорт компаниясен гамәлгә куючы һәм директоры булган. 2024 елның гыйнварыннан 2025 елның мартына кадәр ул 20 мең кубометр ком урлаган, нәтиҗәдә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 7,5 миллион сумлык зыян китергән.
Суд ир-атны гаепле дип тапты һәм шартлы рәвештә 4 елга ирегеннән мәхрүм итте, аңа шулай ук 500 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, аны килгән зыянны тулысынча түләргә мәҗбүр иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз