Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүче ир-атны булмаган смартфоннарны интернетта саткан өчен тоткарлаганнар
Казанда полиция хезмәткәрләре булмаган смартфоннарны саткан вакытта бер кызны алдаган 44 яшьлек ир-атны тоткарлаган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 19 яшьлек кыз интернет‑мәйданчыкта отышлы бәядән ике телефон сатылуы турында белдерү тапкан. Ул «сатучы» белән элемтәгә кергән һәм аңа 230 мең сум акча күчергән. Аннары ир-ат элемтәгә чыгудан туктаган, ә кыз товарны алмаган. Шуннан соң зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән.
Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре әлеге аферада шикләнелгән ир-атның эзенә төшкән. Ул үз гаебен таныган һәм акчаны шәхси ихтыяҗларга тотуы турында сөйләгән.
«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз