news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кешесен фатирында рөхсәтсез сауна ясаганы өчен штрафка тартканнар

Казан кешесен фатирында рөхсәтсез сауна ясаганы өчен штрафка тартканнар
Фото: ТР Дәүләт торак инспекциясе

Казанда яшәүче ир-атка фатирында рөхсәт сауна ясаганы өчен штраф салганнар.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясендә белдерүләренчә, ведомствога Вишневский урамында урнашкан бер йортның фатирында законсыз планировка үткәрелүе турында мәгълүм булган. Инспекторлар тикшерү белән килгән, әмма фатир хуҗасы ишекне ачмаган. Шуннан соң белгечләр судка мөрәҗәгать иткән һәм суд тикшерүчеләрне фатирга кертү турында карар чыгарган.

Әмма суд карарыннан соң да милекче инспекторларны кертүдән баш тарткан. Нәтиҗәдә, бары тик суд приставлары ярдәмендә генә фатирга керә алганнар.

Фатирга үткәч, тикшерүчеләр ир-атның фатирда үз белдеге сауна төзүен ачыклаган. Бу законга каршы килү белән бергә, куркыныч та, чөнки янгын чыгу ихтималы берничә тапкыр арта.

Ир-атка штраф салганнар, ә эш материаллары район Башкарма комитетына тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot