news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кызны ялган машина йөртү таныклыгы өчен хөкем иткәннәр

Яшел Үзәндә яшәүче 32 яшьлек хатын-кызны ялган машина йөртү таныклыгы кулланган өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачыкланганча, 2025 елның апрелендә хатын-кыз интернет аша ялган машина йөртү таныклыгы сатып алган. 6 декабрьдә аны Кузай-Нурлат юлында автоинспекторлар туктата. Тикшерү вакытында ул инспекторга шушы документны күрсәтә.

«Экспертиза машина йөртү таныклыгының ялган булуын раслады», – дип хәбәр иттеләр күзәтчелек органы матбугат хезмәтендә.

Хатын-кыз гаебен таныды. Суд аның алты айга иреген чикләде. Аңа районнан читкә чыгарга һәм яшәү урынын килештермичә алыштырырга ярамый.

news_right_1
news_right_2
news_bot