news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүче кыз Россия Кораллы көчләре турында фейк тараткан өчен хөкем итәләчәк

Россия Кораллы Көчләре турында фейклар тараткан өчен Татарстанда яшәүче кыз суд каршына басачак.

Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Биектау районында яшәүче кыз РФ хәрбиләренең гамәлләре турында ялган мәгълүматлар урын алган текстлар әзерләгән һәм аларны Россиядә чит ил агенты дип табылган интернет-басмаларга тапшырган. Бу эше өчен ул акча алган.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, җинаять эше инде судка тапшырылган, 22 яшьлек кызга 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot