news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада «Лада» автомобиле җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдергән

Социаль челтәрләрдә Түбән Камада 65 яшьлек хатын-кызны машина бәрдерүе турында хәбәр иттеләр. Шаһитлар әйтүенчә, авария «Кама» кунакханәсе янындагы җәяүлеләр кичүендә булган.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, кичә кич 7нче модельле «Лада» автомобиле 65 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Төрле тән җәрәхәтләре алган җәяүлене хастаханәгә озатканнар.

Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана, дип искәрттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot