Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда яшәүче хатын-кызның трамвайда 87 мең сум акчасын урлаганнар
Чаллыда яшәүче хатын-кызның трамвайда барганда 87 мең сум акчасын урлаганнар.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 28 яшьлек хатын-кыз трамвайда каптырмаган сумка белән барган. Моны билгесез кеше күреп алган һәм сумкадан акча, зәркән әйберләрен урлаган. Хатын-кыз үзе бу вакытта берни дә сизмәгән һәм әйберләре югалуын өенә кайтканда гына күреп алган. Шуннан соң полициягә хәбәр иткән.
Җинаять эше кузгатылган, җинаятьченең шәхесен тиз ачыклаганнар - ул элегрәк дә берничә тапкыр хөкем ителгән 38 яшьлек эшсез ир-ат булып чыккан. Хуҗа хатынга урланган әйберләрнең бер өлешен (10 мең сумга якын акча һәм алтын балдак) кире кайтарганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз