news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче хатын-кызны фатирында 1,2 мең мигрантны теркәгән өчен хөкем итәчәкләр

Казанда яшәүче 47 яшьлек хатын-кызга үз фатирында 1,2 меңнән артык чит ил кешесен теркәгән өчен биш елга кадәр колония яный. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, аларның берсе дә чынлыкта анда яшәмәгән.

«Тикшерү вакытында полиция хезмәткәрләре 2025 елда әлеге хатын-кызның Р.Зорге урамындагы йортларның берсендә урнашкан фатирында 1200дән артык чит ил гражданын теркәвен ачыклаган. Җыелган дәлилләр бу адрес буенча теркәлүчеләрнең берсе дә анда яшәмәвен раслаган», - дип белдерделәр ведомствода.

Әлеге факт буенча чит ил гражданинын ялган исәпкә кую турындагы маддә нигезендә җинаять эше кузгатылган. Аның буенча максималь җәза - биш елга кадәр иректән мәхрүм итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot